Опубликовано 30.04.2026 в разделе Образовательная деятельность (Начальное общее образование)
Федераль дәүләт белем бирү стандарты куйган таләпләрнең иң мөһиме – укытучы һәм укучы арасында эшчәнлекне дөрес итеп оештыру, ягъни укучылар белем алырга килә, ә укытучы белем алу процессын оештыра һәм аларга ярдәм итә.
Укучыларга танып-белүгә этәргеч бирү, уку эшчәнлегендә мөстәкыйльлек, иҗатка омтылыш тәрбияләү, хезмәттәшлекне оештыра, эшне планлаштыра белү, уку хезмәтендә максат куя алу, аңа ирешү өчен этапара бурычлар билгеләү һәм аларга ирешү өстендә (адымлап биремнәр үтәү аша) эшләү осталыгын булдыру бик мөһим. Иң беренче чиратта, бала белгәнен әле үзенә билгеле булмаганнан аера белергә, шуннан чыгып танып-белү максатын мөстәкыйль аерып чыгарырга һәм әйтеп бирергә өйрәнә.

Автор материала:
Зайнагова Лилия Рафиковна